22нче апрельдә Алабуга шәһәрендә 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган хор музыкасы фестивале гөрләп узды. Анда Татарстаннан һәм күрше Башкортостан республикасыннан 13 коллектив катнашты. Районыбызның халык ветераннар хоры (җитәкчесе Гөлназ Гыйниятова) – икенче, “Ак калфак“ фольклор коллективы (җитәкчесе Марат Локманов) – өченче дәрәҗә, “Кышкы чия“ (җитәкчесе Гөлнур Васыйлова) катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр.