Агымдагы елдан шәхси эшмәкәрләр өчен яңа үрнәктәге контроль-касса техникасына күчү башлана. Бу сатылган товар яисә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүне “тере акча“ белән алучыларга кагыла. Онлайн-кассалар ваклап сату турындагы мәгълүматны салым инспекциясенә әйберне сатып алуга ук җиткерәчәкләр. Россия территориясендә “Контроль-касса техникасы турында“гы 54-ФЗ санлы законга үзгәрешләр этаплап кертеләчәк. Бу Федераль салым хезмәте реаль вакыт режимында акчаларны легализацияләүне күзәтчелек астында тоту, шулай ук социаль әһәмияттәге продукцияләргә бәяләргә анализ алып бару өчен эшләнә. Әлеге яңалык турында тулырак аңлатуны сорап, без Россия федераль салым хезмәтенең 10нчы санлы районара инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы РАМИЛ НИГЪМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.