“Татнефть“тә Мамадыш районыннан вахта алымы белән йөреп эшләүчеләр бар. Нефтьчеләрнең был тыр районга керткән бөтен салымнары һәм түләүләре 4,5 миллион сумга җыела. Соколкага барганда, Грахань авылы турында юл аша күтәртеп чыгарылган кабель һәм басуга таба кереп баручы “КамАЗ“ маркалы автобус игътибарыбызны җәлеп итте. Мондый бөтен җирдә дә йөри ала торган машиналарны күбрәк нефтьчеләр куллана. Ә аларны хәзер Мамадыш районында еш очратырга мөмкин. Соңгы егерме биш елда җир мае суыртучы “таганнары“ да, җылы яңгырдан соң калыккан гөмбәләр кебек, күз алдында арта бара. Менә муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматлар: “2016нчы елда “Булгарнефть“ АҖ Мамадыш районы территориясендә 881 400 мең сумлык 68 мең тонна, “ТатРИКЭК- нефть“ ТПП АҖ–97 451 мең сумлык 7,5 мең тонна, “Нократойл“ ААҖ– 67 600 мең сумлык 5,2 мең тонна нефть чыгарды.“ Шулай итеп, былтыр Мамадыш районы 1 млрд сумнан артыграк 80 мең тонна “кара алтын“ биргән. Грахань турын узгач, кабель сузучылар үзләре очрады. Анда да кабельләренең яңа линиясен юл аша йөк машиналары узып йөрерлек биеклеккә күтәрткәннәр һәм Сикәнәс ягына таба чыгарганнар иде. Бөгелмә шәһәрендәге, нефть һәм газ разведкасы белән шөгыльләнүче, “ТНГ-Гейс“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте егетләре булып чыкты. Отряд начальнигы – Валерий Золотухин. Кем заказ бирсә, шуның буенча эшлибез. Ямал ярым утравында да, Көнбатыш Себердә дә булганыбыз бар. Монда без “Татнефть“ акционерлык җәмгыяте заказы буенча. Мамадыш районы территориясендә барысы биш ел эшләдек. Бу юлы алтынчы аебыз китте. Базабыз Отарка авылы янында. Вахта алымы белән эшлибез. Өч атна эштә, бер атна ял бирелә. Бик авыр участок булып чыкты, урманлы җирләр күп. Башта Чулманның аргы ягында разведка үткәргән идек. Хәзер менә Грахань белән Соколкадан Сикәнәс, Вершина авылларына таба шөгыльләнәбез. Шушы ярты ел эчендә ун мең шартлату үткәрдек. Технология куркыныч түгел. Җидеундүрт метр тирәнлектә бораулап, шартлаткыч төшерәбез һәм шартлатабыз. Гадирәк аңлатканда, сейсмик станциядәге телеметрик җиһазлардан кабельләр сузып, датчиклар куябыз. Әлеге датчи клар шартлату вакытында җир астындагы бөтен катламнарны да чагылдыралар. Кайда су, газ, нефть катламы ятканы күренә. Сейсмик станциядән мәгълүматлар Бөгелмәгә җибәрелә һәм анда укыла, – дип сөйләде Валерий Алексеевич.