Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның 11 сентябрендә игезәк малайлар туу очрагын теркәү тантанасы булды.
Анда районыбыз данын Яңа Комазан авылында яшәүче НИЗАМИЕВлар яклады.
Мамадыш шәһәрендә танылган чечен халкының бию ансамбле «Вайнах» чыгыш ясаячак. Әлеге коллективка инде 75 яшь.
Сентябрьнең җылы, явымсыз көннәре Мамадыш игенчеләре өчен зур бүләк.
Мамадышта авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте һәр подписка йомгагы буенча җәмгыятьнең иң күп газета-журналларына язылучылар арасында төсле телевизор, санлы фотоаппаратлар, башка төрле бүләкләр уйната. Әлеге бүләкләргә Мамадыш районыннан лаек булучылар да бар. Бу юлы аларның берсенә Иске Чәбья авылында яшәүче Гөлия Габитова лаек булды.
Рагозино белән Сикәнәс арасындагы басуда эшләп йөрүче комбайннарны Югары Сикәнәс авылына җитәрәк үк күреп алдык.
Көз якынлашкан саен, ташламалары булган ветераннарны һәм инвалидларны шик баса: гариза язаргамы, әллә язмаскамы?
Казанда “Мин үз кеше” ("Я свой”) дип исемләнгән Беренче шәһәр күчмә фотокүргәзмәсе ачылды. Әлеге проект ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны алмаш гаиләләргә урнаштыру максатыннан оештырылган.