Хушбуй исле тузан болыты.

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Рагозино белән Сикәнәс арасындагы басуда эшләп йөрүче комбайннарны Югары Сикәнәс авылына җитәрәк үк күреп алдык. Анда басудан тузан болыты күтәрелә иде. “Омар“ агрофирмасының комбайннарының кайсы тирәдә эшләүләрен, юлга кузгалганчы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамовтан да белешкән идек. Хуҗалык игенчеләре рыжик культурасын урырга узган атнаның дүшәмбесендә үк керешкәннәр иде. Ә суктыруга пәнҗешәмбедә чыктылар. Рыжик – бик үзенчәлекле культура. Көз көне чәчелә. Зур уңыш бирмәсә дә, кыйммәткә сатып алына, мае косметологиядә һәм медицинада кулланыла. Аннан хушбуй да ясыйлар. “Омар“ агрофирмасы аны моннан дүрт-биш ел элек үстерә башлаган иде. Былтыр көз җиде йөз гектарга якын чәчтеләр. Дүшәмбегә 350 гектары – урылган, 80 гектары суктырып алынган иде. Сикәнәс белән Рагозино авыллары арасындагы басудагы “Джон Дир“ларның комбайнчылары Илдар Шаһиәхмәтов белән Илфат Хәйруллин булып чыкты. Быел ярдәмчеләрсез, үзләре генә эшлиләр икән. Илдар да, Илфат та – тәҗрибәле игенчеләр. Илдар элек “Мамадыш“ совхозында, Илфат – “Кызыл флаг“ күмәк хуҗалыгында комбайнда эшләде. –Бу – безнең икенче басу инде. Башта Рагозиноның теге ягындагы участокны суктырган идек, – диде Илдар Шаһиәхмәтов. Алардан суктырылган уңышны ташырга “КамАЗ“ машинасы беркеткәннәр. Аны Андрей Маврин йөртә. Ул килешү белән эшли икән. Яз–чәчүдә булган. Аннан басуларга агухимикатлар сиптерү өчен, машинасы әрҗәсенә су мичкәсе салып йөргән. Кабат яшел уракка кереп киткән. –Әле генә баш агроном шалтыратты. Парктан тагын бер комбайн килергә чыккан. Икмәкне ташырга да ике машина кирәк булачак, – диде Андрей. Күбрәк бөртек керсен өчен, ул машинасының әрҗәсен күтәртеп эшләгән. Басуның аргы башында “МагДон“ комбайны шәйләнә иде. Анысы – алдан урып бара икән. Шулай итеп, быелгы уракны районда “Омар“ игенчеләре башлап җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International