Бу ансамбльдә күренекле артист Мәхмүд Эсамбаев та шөгыльләнгән. Концертны оештырырга Дени әфәнде Абрамашвили ярдәм итә. «Вайнах» ансамбле – үзләренең биюләре ярдәмендә шәһәрдәшләребезгә чечен халыкның мәдәниятен күрсәтәчәк. Бу очрашуны без «Дуслык күпере» дип атадык. Мамадыш шәһәре – күпмилләтле халык. Бу ансамбльнең чыгышы ярдәмендә без шәһәрдәшләребезне башка милләтләр белән якыннанрак таныштырырга тырышабыз. Әлеге чара да шул уңайдан уздырыла», – ди Дени әфәнде.