Көз якынлашкан саен, ташламалары булган ветераннарны һәм инвалидларны шик баса: гариза язаргамы, әллә язмаскамы? 1нче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр тупланмасын торгызу турында гариза бирергә кирәк. Бу – социаль хезмәтләр урынына акча эквивалентын сайлаган федераль ташламаларга ия булучыларга гына кагыла. Район Пенсия фонды идарәсенең начальнигы урынбасары ВАЛЕНТИНА ЕЖОВАдан аларның өстенлекләрен искә төшерүен үтенәм–Социаль хезмәтләр тупланмасы айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) алучыларга бирелә. Ул үз эченә медицина, санаторий-курорт һәм транспорт ташламаларын берләштерә. Гражданин аңа социаль хезмәтләрне натураль формадамы, әллә аның акчалата эквивалентын сайларгамы икәнен хәл итә ала. Социаль хезмәт күрсәтү тупланмасы үз эченә түбәндәге дәүләт социаль ярдәмен ала: дару препаратларына, медицина эшләнмәләренә, дәвалау туклануына – 807,94, һөнәри авырулар өчен санаторий-курортта дәвалану путевкасына – 124,99, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару өчен–116,04 сум. Нинди форманы сайлавың турында гаризаны бер тапкыр бирү дә җитә, аны ел саен язып тору ихтыяҗы юк. Ул кеше үз фикерен үзгәрткәнче гамәлдә булачак. Ә моның өчен аңа 1нче октябрьгә кадәр безгә – Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны электрон формада – ptr.ru Пенсия фонды сайтында да, gosuslugi.ru РФ дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Гаризаны электрон формада бирү өчен, РФ бердәмдәүләт хезмәтләре порталында (ЕСИА) расланган хисап язуың булырга тиеш. Бирелгән гариза киләсе елның 1нче гыйнварыннан гамәлдә булачак. –Социаль хезмәтләр тупланмасыннан өлешчә баш тартып буламы? –Өстәмә медицина ярдәме күрсәтүдән, санаторий-курорт юлламасыннан, шәһәр яны һәм шәһәрара транспортларында бушлай йөрүдән, ике хезмәт күрсәтүдән дә берьюлы баш тартып була. –Социаль хезмәтләр күр- сәтүне алырга гариза биргәндә нинди документлар тапшырырга кирәк? –Үзең белән Россия Федерациясе паспорты һәм СНИЛС кына кирәк. –Мамадышлылар акчага түгел, ә даруларга өстенлек бирә башладылар, дип нәтиҗә ясарга буламы? –Мөмкиндер, мөгаен. Мондый карарны кабул итәргә тормыш үзе мәҗбүр итә. Каты авырган чакта кыйммәтле дарулар сатып алырга акча җиткереп булмаска да мөмкин. Андый чакта бушлай дарулар гына коткара. Ә дарулардан баш тартсаң, мондый ташламаны ел дәвамында кайтарып булмый.