2018 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.
Апрель башында 95 яшьлек матур гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Көек-Ерыкса авылының Ак әбисе–Нурания Садыйк кызы Рәхимова - Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын, чын мәгънәсендә, үз җилкәләрендә кичереп тә сынмаган-сыгылмаган, күңел көрлеген югалтмаган, горурланып сөйләрлек райондашыбыз.
Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз кишәрлекләренең кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, аларның хуҗаларының матди чы гымнар тотмыйча гына участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә ки леп чыккан хәл.
2 апрель көнне Мамадыш, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Менделеев, Әгерҗе, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмасы рәисләре Мамадыш шәһәрендә узган семинар-киңәшмәдә катнашты.
Яшь боксчыларыбызның уңышлары спорт сөючеләргә яхшы таныш. Кайда гына, нинди генә дәрәҗәдәге ярышларда катнашмасыннар, Марсель Солтанбәков шәкертләре “буш кул“ белән сирәк кайталар.
Мамадышыбыз тренерлар белән уңды. Кайсы гына спорт төрен алсаң да, аларның шәкертләре төрле җитди дәрәҗәдәге бәйгеләрдә йөзебезгә кызыллык китермиләр. Моның шулай икәнлегенә шушы көннәрдә тагын бер кат ышандык.
Мамадышта чәршәмбе көнне Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә комплексында килеп чыккан фаҗига корбаннарын искә алдылар. Шәһәрнең үзәк мәйданына җыелган халык үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алды, “Кемерово, мы с тобой“ баннеры куелган сәхнәгә чәчәкләр, уенчыклар салды, шәмнәр яндырды. Һәркемнең кулында ак шарлар иде.
“ТАТМЕДИА“ АҖ “Нократ“ (“Вятка“) филиалы коллективы әдәбият сөюче балалар арасында шул исемдәге конкурс игълан итә.