“ОЛИМП“ – РОССИЯДӘ ИҢ КӨЧЛЕСЕ.

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Бу юлы сүзем – хоккейчылар турында. Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә узган “Алтын алка“ клубының Бөтенроссия уеннарында катнашкан “Олимп-2003“ хоккейчыларын дүшәмбе зурлап каршы алдык. Моңа сәбәп бар иде. Чөнки егетләребез әлеге бәйгеләрдән җиңү яулап кайттылар. Мамадышның хоккей тарихында беренче уңыш бу. Команданың остазы Сергей Солодаев өчен Бөтенроссия финалларының дүртенчесе булды ул. Тәүге мәртәбә 2007нче елда Рязанда ул җитәкләгән коллектив бишенче урынны яулаган иде. 2014нче елда шул ук Дмитровта дүртенче булды, ә моннан ике ел элек Сочида 17нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килгән иде. Быел, ниһаять, җиңү килде. “Алтын алка“ уеннарының финал өлешенә бөтен илдән 60 коллектив җыела. Алар дүртәр команда булып, унбиш төркемгә бүленеп уйныйлар. Безнекеләр, бәйгеләрнең хәлиткеч этабына эләгер өчен, үз төркемнәрендә Ленинград, Курган өлкәләре һәм Карелия командалары белән көч сынаша. 1/8 финалда алар Мәскәү өлкәсенең Хотьково шәһәре командасын – 9:2, чирекфиналда Ярославль өлкәсе хоккейчыларын 3:1 исәбе белән бирелдереп, ярымфиналга узалар. Биредә аларны үзләре белән Татарстан беренчелегендә көч сынашучы Уфаның М.М.Азаматов исемендәге хоккей командасы көтеп тора. Командабыз тренеры Сергей Солодаев әйтүенчә, иң авыр, киеренке очрашу була ул. –Хәер, барлык көндәшләр- не дә җиңел уздык, димәс идем. Һәр очрашуда аларның каршылыгын тоярга туры килде. Уфалылар белән булган уенда барысын да Илдар Билалов керткән бер алка хәл итте. Егетләребезнең барысына да чиксез рәхмәтлемен, чөнки аларның һәрберсе әлеге уңышыбызга үзләреннән зур өлеш кертте, – ди ул. Ә менә Вологда өлкәсенең Майский бистәсенең “Олимп“ хоккейчылары белән булган финал уенын миңа турыдан-туры эфирда интернет (юкка сүгәбез без аны) аша карарга насыйп булды. Бер сәгать эчендә шактый нерв җепселләреннән мәхрүм булганмындыр. Остаз турнир барышында һәр очрашу да киеренке барды дисә дә, алдагылары соңгысы кебек булмагандыр. Ике “Олимп“ның очрашуын Татарстанда да меңләгән кеше каравына иманым камил. Шул ук көнне Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов егетләребезне интернетта җиңүләре белән тәбрикләде. “Яшь хоккейчыларыбызны җиңүләре белән котлыйм, алга таба да уңышлар телим“, – дигән сүзләр дә бар иде аның котлавында. Командабыз үзләре өчен Дмитров шәһәренең Боз сараенда гына түгел, туган Мамадыш төбәгендә, бөтен Татарстанда җан атуларын сизмичә калмаганнардыр.Күтәренке рух көндәшләрен 3:1 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте. Өч алканың да авторы – Булат Бинков. Егетебез иң яхшы уенчы исеменә дә лаек булды. Җанатарлар, димәктән, Петр Рязанов өч малаенда да хоккейга мәхәббәт уяткан ата кеше. Ике улы бүген югары уку йортларында белем алалар, кечесе Артем “Олимп-2003“ командасында лидерларның берсе. –Мамадыштан без дүрт гаилә бардык, Мәскәүдән туганнар, танышлар җыйналгач, унбиш кешегә тулдык. Соңгы очрашуда бездән тыш, командабыз өчен Орлов, Архгангельск, Тверь, Уфа хоккейчылары ихластан җан аттылар, – ди ул. Ленар Камаловның малае Артур команданың икенче капкачысы. –Безнең малайлардан ил күләмендә җиңү яуларлык коллектив туплаганы, аларга хоккейның бөтен нечкәлекләрен өйрәткәне, алар белән бергә “Олимп-2003“нең җиңү һәм җиңелү ачыларын татыганы өчен команда остазы Сергей Сергеевич Солодаевка без, ата-аналар, чиксез рәхмәтле, – ди Ленар. Командабызны бу атнада тагын бер сынау көтә: егетләребез Татарстан беренчелегенең плей-оффында җөмһүриятебездә үзләренә тиңнәр юклыгын исбатларга тиеш булалар. Боз сарае хоккей сөючеләрне көтеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International