Татарстан профсоюз вәкилләре Мамадышта семинарда катнашты.

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2 апрель көнне Мамадыш, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Менделеев, Әгерҗе, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмасы рәисләре Мамадыш шәһәрендә узган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә республиканың Профсоюз оешмасы рәисе Ольга Калашникова һәм башкалар чыгыш ясады, сорауларга җавап бирделәр. Семинар барышында профсоюз оешмаларының эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International