Мамадышта чәршәмбе көнне Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә комплексында килеп чыккан фаҗига корбаннарын искә алдылар. Шәһәрнең үзәк мәйданына җыелган халык үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алды, “Кемерово, мы с тобой“ баннеры куелган сәхнәгә чәчәкләр, уенчыклар салды, шәмнәр яндырды. Һәркемнең кулында ак шарлар иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин, дин, мәгариф өлкәсе вәкилләре, җәмәгать активистлары чыгыш ясады.
Кемеровоның “Зимняя вишня” күңел ачу үзәгендә янгын чыгу турында тәүге мәгълүмат якшәмбе көнне үк билгеле булды. Гадәттән тыш хәл моннан биш ел элек ачылган сәүдә үзәгенең дүртенче катында чыккан. Биредә өч кинотеатр, балалар күңел ачу мәйданчыгы, кафелар һәм шугалак урнашкан. Язгы каникулда сәүдә үзәгендә бала-чага күп булуы күңелдә шик тудырырга тиеш түгелдер. Рәсми мәгълүматлар буенча афәт 64 кешенең гомерен алып киткән. Аның өстенә, хәбәрсез югалучылар турында да хәбәрләр килеп иреште. Бөтен ил бу көннәрдә әлеге вакыйганы авыр кичерде. Күпләгән кешеләр, балаларның үлеме район халкын да битараф калдырмады. Һәркем Кемерево халкы, бөтен ил белән бергә гомерләре вакытсыз өзелгән, тормышлары әле башланып кына килгәндә якты дөнья белән хушлашкан сабыйларны һәм мәктәп укучыларын, әлеге янгында якыннарын, туганнарын, сөеклеләрен югалткан кешеләрне уйлап кайгырды. Әлеге митинг үткәрелү турында хәбәр интернетта кыска вакыт эчендә таралды. Һәркем мондый авыр кайгыны бөтен кеше дә уртак хәсрәт итеп кабул итәргә тиешлеген яхшы аңлады. Кешеләр сәхнәгә чәчәкләр, уенчыклар куйганнар икән, бу тикмәгә генә түгел, алар бу гамәлләре белән кайгы кичерүчеләргә битараф булмауларын күрсәттеләр. Бүген кешеләрдә мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары барлыгына сөенергә кирәк. Митингка килгән һәркем үзенең ярдәм итәргә, терәк булырга әзер булуын исбатлады. Митингка җыелганнарның Кемеровода булган вакыйгага битараф булмаулары йөзләренә үк чыккан. Күпләрнең күз яшьләре битләреннән тәгәри. Дүрт бала анасы Наталья ТИХОМИРОВА чарага төпчеген, тугыз айлык кызын алып килгән. Сабый ят абыйны күргәч, йөзен читкә борды. Әнисе исә, күз яшьләрен тыя алмыйча: –Янгында һәлак булган балаларның әлеге афәттә ничек тилмереп һәлак булганнары күз алдына килә дә, йөрәгем чәнчеп куя. Алар бит әле тормышның тәмен тоя гына башлаган булганнардыр. Аларның үлеменә сәбәпче булган өлкәннәр тиешле җәзаларын алырлар, дип ышанам. Мондый бәла-казалар башка кабатланмасын, нарасыйларыбызның үсеп җитеп, тормышта үз юлларын табып, бәхетле яшәүләрен күрергә Ходай насыйп итсен, – диде ул. Сабые әнисенең битеннән тәгәрәгән яшьләрне күреп, аны күзләренә карады. Бала, алар яныннан киткәндә, мине елмаюлы карашы белән озатып калды. Тыгыз рәт булып баскан, бүгенге көндә балалар бакчаларына йөрүчеләр дә тынып калганнар. Аларның күңелләре дә ниндидер олы афәт булганын, әти- әниләренең, абый-апаларының митингка шул афәттә һәлак булучыларны искә алырга җыелганлыкларын тоемламыйча калмагандыр. Кемеровода аларның яшьтәшләре дә һәлак була ич. Илһам хәзрәт МИНГАЛИ- ЕВ, район имам-мөхтәсибе: –Бик зур кайгы, әлбәттә. Мондый хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын. Бу барыбыз өчен дә зур югалту. Янгында һәлак булганнарның урыннары оҗмахта булсын. Аларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам, зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк терелүен теләп калам. Гөлназ ТӘХӘВИЕВА, район халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәре: –Бүген митинг булачагы турындагы хәбәрне алуга, берничә хезмәттәшем белән бөтен эшебезне калдырып килергә булдык. Бөтен илне тетрәндергән бу фаҗигадән читтә калып була мыни? Мине бер сорау борчый, моның өчен кем җавап бирер икән? Шундый сәүдә үзәкләре илебездә меңәрләгән. Аларның хуҗалары керем алу турында гына түгел, аларга ял итәргә, күңел ачарга, кирәкле әйберләрен сатып алырга килүчеләрнең куркынычсызлыклары турында да уйласыннар иде. Аның белән килешми мөмкин түгел. Иманым камил, әлеге вакыйгадан соң төрле тикшерүләр уздыра башлаячаклар.