ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 13 – 15 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә II Халыкара балыкчылык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе узачак. Чараны Балыкчылык буенча федераль агентлык оештыра.

1 июнь көнне Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика халкы белән очрашу уздыра.

12нче май көнне Мамадыш мәдрәсәсе тарафыннан оештырылган районкүләм азан әйтү бәйгесе булып узды.

Нократ елгасы акваториясендә “Балык – Булсын!“ республика акциясе узды. Ел саен үткәрелә торган әлеге чара судагы биологик ресурсларны саклауга һәм балыкларга уылдык чәчү өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән. Акцияне оештыручы – Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Киләсе атнада Татарстанда югары янгын куркынычы игълан ителде.

Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Казанда 18 майда кайнар линия эшли башлый.

Иван Иванов истәлегенә багышланган футбол турниры үтте. 

Май, июнь, июль, август һәм сентябрь айларында республикада нинди һава торышы булачагын “Татар-информ” хәбәрчесе белеште.

Җомга көнне җырчы Рамил Закировның туе узды. Аның кәләше Илүзә исемле. Яшь парлар көзен никах укыткан иде.

Бүген Мамадыш районы мәдрәсәсендә азан әйтү бәйгесе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International