Мамадышта традицион футбол турниры тәмамланды.

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Иван Иванов истәлегенә багышланган футбол турниры үтте. Әлеге легендар шәхеснең арабыздан киткәненә дә 6 ел вакыт узган. Якты дөнья белән саубуллашканда аңа нибары 56 яшь иде. Район башлыгы Анатолий Иванов абыйсы хакында: “Ул үзен яраткан эшенә багышлады”,– дип искә алды. 

Иван Петрович Иванов район кулланучылар җәмгыяте белән 10 ел җитәкчелек итте. Бу дәвердә коллектив республика гына түгел, ә ил күләмендә алдынгы урыннарны яулады, оешманың абруе үсте. Җитештерү, сату тармаклары тулысынча яңарды, сәүдә нокталары төзелде, ремонтланды. Әлеге шәхесне искә алуга багышланган турнирны ачу тантанасында Иван Ивановның тормыш юлына да тукталдылар. Ул 1956нчы елның 3 июлендә, Җөри авылында, мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Әтиләре дөньядан иртә киткән. Шуңа да 5 кечкенә баланы тәрбияләү, йорттагы мәшәкатьләр күбесенчә абыйлары Иван җилкәсенә төшкән. 

Турнир башланыр алдыннан Иван Ивановны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International