12нче май көнне Мамадыш мәдрәсәсе тарафыннан оештырылган районкүләм азан әйтү бәйгесе булып узды. Әлеге чарада районыбызның төрле авылларыннан һәм шәһәр мәчетләреннән килгән 70 кә якын катнашучы көч сынашты. Бәйге өч яшь категориясе (кечкенәләр, урта яшьтәгеләр һәм олылар) кысаларында алып барылды. Жюри әгъзалары катнашучыларга көйләп әйтүләренә, тәҗвид белән укуларына һәм яттан дөрес итеп башкаруларына карап бәя бирделәр. Нәтиҗәдә әлеге номинацияләрдән чыгып тугыз урын билгеләнде. Кечкенәләр арасында: беренче урын–Абдулгазиз ГАРИПОВ (Мамадыш), икенче урын–Йосыф ВӘЛИУЛЛИН (Кече Сон), өченче урын–Таһир ХӘБИБУЛЛИН (Мамадыш). Урта яшьтәгеләр арасында: беренче урын–Фирназ НӘҖМИЕВ, икенче урын–Илмар БИККИНИН (Яңа Комазан), өченче урын–Салават ГАЛИЕВ. Олылар арасында: беренче урын–Рафис ШӘЙДУЛЛИН (Түбән Сон), икенче урын– Фаил КӘРИМОВ (Мамадыш), өченче урын– Зөлфәт МӨБАРӘКШИН (Мамадыш). Җиңүчеләрнең һәрберсенә кыйммәтле призлар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында барлык килгән кунаклар һәм катнашучылар шулпа, пылау һәм башка сыйлар белән сыйландылар. Азактан әлеге чараны уздырырга булышкан иганәчеләргә хаслап дога кылынды, теләкләр әйтелде. Барчалары ошбу мисалдагы бәйгеләр районыбызда дингә мәхәббәтне арттырыр дигән өметтә калдылар.