Соколка гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6-8нче сыйныф укучыларына дөрес итеп чыршы һәм ак чыршы ботакларыннан ясалма уылдык чәчү урыннары ясарга өйрәттеләр. Башта алар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге начальнигы Ринат Шакиров, Мамадыш балык заводы директоры Егор Грушев, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМС “Үзәк“ ФКУның Түбән Кама инспекторлык бүлеге дәүләт инспекторы Айдар Галиәкбәров, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Шакиров һәм Соколка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Кәримова җитәкчелеге астында суга экологик чистарту уздырдылар. –Мамадыш балык заводы көче белән ел саен, район территориясендә биологик ресурсларны булдыру мак- сатында, ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыру буенча чаралар үткәрелә, – ди Ринат Шакиров. – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары ясалу елга балыклары үрчесен өчен һәм аларның, шулай ук азык организмнарының яшәү мохитен булдыруда шартлар да үзгәрде. Чөнки аларның үрчүе ГЭС эшләгәндә суның көндәлек һәм сезонлы тибрәлешенә дә нык бәйләнгән. Себерке түгел, балыклар өчен “тудыру йорты“ рында бу күп кенә табигый уылдык чәчү урыннарының юкка чыгуына китерә. Шуңа күрә ясалма шундый урыннарны булдыру ихтыяҗы килеп туды. Бу көнне мәктәп укучыла- ры уылдык чәчү урыннарын ничек куярга икәнлеге, аларның нигә кирәклеге турында сөйләделәр, күрсәттеләр. Ясалма уылдык чәчү урыннарында уылдыкның исән калу мөмкинлеге 85-90 процент тәшкил итә. “Куаклыктан“ барлыгы 100-160 килограмм маймыч чыгарга мөмкин. Әлеге “куаклык“-уылдык чәчү урыннары ылыслы агачларның ботакларыннан торган, таш якорь беркетелгән бауларга эленгән һәм сайлап алынган урынга беркетелгән гирляндаларны хәтерләтәләр. “Балык – Булсын!“ республика акциясе балалар өчен чираттагы чара булып кына калмады. Алар өчен бу табигатькә чыгып танып белү экскурсиясе дә булды. Белгечләр ярдәме белән алар табигатькә сак карау, шулай ук суда куркынычсызлык таләпләрен үтәү кагыйдәләрен өйрәнү буенча конкрет дәрес үзләштерделәр.