ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 16 нчы августында мобиль үзәкнең Тубән Тәкәнеш авыл җирлегенә эш эзләучеләрне билгеләу өчен чираттагы чыгышы булды


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

 Мамадыш шәһәре, Домолазов уралы 18 нче йөртта яшәүчеләр бу көннәрдә ишегалды бәйрәме уткәрергә әзерләнәләр.

25 августта Мамадышта өлешчә юллар ябылачак.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Территориаль сайлау комиссиясе сентябрьдә булачак өстәме сайлауларга әзерләнәләр.

Берәр төрле закон бозганда яки җинаять кылганда, җәзасыз калырмын, дип уйларга кирәкми. Алиментларны үзвакытында түләмәгән өчен дә җаваплылык каралган. Моның өчен штрафка да, җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Бу инде – хөкем ителгән, дигән сүз. Ул балалар язмышына да тәэсир итәргә мөмкин.

Татарстан Росреесты: күчемсез милекне рәсмиләштергәндә "Жизненные ситуации"  булышачак.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Күркәм бәйрәм Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!

Корбан бәйрәмендә ислам диненә хас булган шәфкатьлелек, кешеләрне ярату, әхлаклылык кебек асыл сыйфатлар  киң чагыла. Мөселманнар бу көнне бер-берсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә аеруча хөрмәт күрсәтәләр, туганлык хисләрен яңарталар, мохтаҗларга, ятимнәргә шатлык бүләк итәләр.

Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләребездә бәйрәм вәгазләре, намаз укыла. Районыбызда 56 мәчет эшли. Авылларда, яңадан-яңа мәчетләр, чиркәүләр төзелә, искеләре төзекләндерелә. Бу изге эштә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра. Ничек сөендерә безне Аллаһ йортына купләп җыелган райондашларыбыз. Соңгы елларда районыбыз халкының, бигрәк тә яшьләребезнең дингә тартылулары куандыра.

Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. Ак яулыклы апаларыбыз, зирәк, тыйнак хазрәтләребез балаларга тормыш дәресләре, әхлак тәрбия бирүдә беренче булышчыларыбыз.

Бүген безнең якташлар да да миллионлаган мөселманнар белән бергә Кәгъбада очраша. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабуллардан кылсын һәм туган илебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Күңелләрегездә булган барлык изге ниятләрегезгэ,  максатларыгызга  ирешергә, чалган корбаннарыгызның бәрәкәтен күрергә насыйп булсын. Гаиләләрегезгә тигезлек, балалар сөенече, йорт-җирегезгә иминлек, муллык телим. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Шәһәр көне уңаеннан, Совет урамында һәм “Яшьлек“ скверында күп төрле чаралар планлаштырылган.

Шәһәр көнендә "Яшьлек" скверында төрле төскә күмеләчәк, биредә чәчәкләр фестивале үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International