Корбан бәйрәмендә ислам диненә хас булган шәфкатьлелек, кешеләрне ярату, әхлаклылык кебек асыл сыйфатлар киң чагыла. Мөселманнар бу көнне бер-берсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә аеруча хөрмәт күрсәтәләр, туганлык хисләрен яңарталар, мохтаҗларга, ятимнәргә шатлык бүләк итәләр.
Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләребездә бәйрәм вәгазләре, намаз укыла. Районыбызда 56 мәчет эшли. Авылларда, яңадан-яңа мәчетләр, чиркәүләр төзелә, искеләре төзекләндерелә. Бу изге эштә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра. Ничек сөендерә безне Аллаһ йортына купләп җыелган райондашларыбыз. Соңгы елларда районыбыз халкының, бигрәк тә яшьләребезнең дингә тартылулары куандыра.
Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. Ак яулыклы апаларыбыз, зирәк, тыйнак хазрәтләребез балаларга тормыш дәресләре, әхлак тәрбия бирүдә беренче булышчыларыбыз.
Бүген безнең якташлар да да миллионлаган мөселманнар белән бергә Кәгъбада очраша. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабуллардан кылсын һәм туган илебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Күңелләрегездә булган барлык изге ниятләрегезгэ, максатларыгызга ирешергә, чалган корбаннарыгызның бәрәкәтен күрергә насыйп булсын. Гаиләләрегезгә тигезлек, балалар сөенече, йорт-җирегезгә иминлек, муллык телим. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!