Балаларга әкият бүләк ит – алиментларыңны түлә.

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Статистика буенча, Россиядәге һәр өченче ана – ялгыз. Ике миллион чамасы ата үз балаларына алимент түләүдән читләшә. Үз балаларын тәрбияләүдә катнашу һәм аларны тәэмин итү турындагы уй көчле затларның кайберләренә Актуаль Балаларга әкият бүләк ит – алиментларыңны түлә шул дәрәҗәдә ят, алар алиментларын түләүдән читләшүләрендә бер нәрсә алдында да тукталып калмыйлар, хәтта, аларны җинаять җаваплылыгы да куркытмый. Шулай да, күпчелек җинаять җаваплылыгыннан курка һәм мөмкинлекләреннән чыгып үз балаларына ярдәм итәргә тырыша. Мамадышта яшәүче А, әхлаксыз тормыш рәвеше алып барганы өчен, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Балигъ булмаган улы тәрбиягә опекунга бирелгән иде. РФ Җинаятьләр кодексының 157нче мәддәсе 1нче кисәге буенча ике тапкыр кисәтелгәч, төзәлү юлына басты һәм суд аша ата-ана хокукларын торгызды. Бүгенге көндә ул эшли һәм улын үзе тәрбияли. Әмма, үз балалары турында ишетергә дә теләмәгән “ата-аналар“ да бар. Андыйларның саны арта гына бара. Балалары ихтыяҗына айлык взносларын кертергә онытучы бурычлы әтиләр белән бер рәттән, хатын-кызлар да нарасыйлары турында к а й г ы р т ы р г а т е л ә м и л ә р . Мондый хәлләр, еш кына, алар ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәч, әхлаксыз яшәү рәвеше алып бара башлагач, эшсез калгач килеп чыга. Бурычлыларны кисәтергә дә тиешбез. Хәзер җәйге яллар вакыты җитте. Сез ял итәргә китәргә җыенасыздыр. Әмма Сезгә Россия Федерациясе чикләреннән чыгарга ярамавы турында карар чыгарылган. Соңгы елларда алиментларын түләмәүдән качып йөрүчеләрнең, бурычлары бик күп җыелганнарның рәсемнәрен автобусларга элү, реклама такталарына ябыштыру, матбугат чараларында чыгару тәҗрибәсе дә кулланыла башлады. 2016нчы елның 15нче гыйнварыннан “Башкарма производство турында“- гы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 340-ФЗ санлы яңа закон көченә керде. Аның буенча суд приставл а р ы - б а ш к а р у ч ы л а р ы бурычлыларның хокукларын чикләргә вәкаләтле. Мамадыш районында 20 бурычлының хокуклары чикләнгән. 38 бурычлы алиментларын үз ирекләре белән түлиләр. 34 бурычлы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсенең 1нче кисәге буенча административ җаваплылыкка тартылган. Әгәр дә бурычлылар алиментларын тулы күләмдә түли башламасалар һәм эшкә урнашмасалар, аларга карата җинаять эше кузгатылачак. 2018нче елда РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсе буенча 7 җинаять эше ачылды инде. Үз балалары турында оныткан һәм алиментларын түләмәүче “хәтерсез“ ата-аналарга шуны әйтәсем килә: сезнең назыгызны күрә алмаган, тәрбиягездән мәхрүм калган балаларыгыз турында уйлагыз, алар Сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International