Мамадышта чәчәкләр фестивале узачак.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Шәһәр көнендә "Яшьлек"  скверында төрле төскә күмеләчәк чәчәкләр фестивале үткәрелә. Фестивальдә кактнашу өчен хезмәт коллективларына күләмле чәчәк композициясе ясарга кирәк. 
25 нче август көнне, 16 сәгатьтән алып 17 сәгатькә кадәр, һәр оешманың иҗат җимеше шәһәрнең үзәк урамында булачак. Җиңүчене сирәк очрый торган чәчәкләрдән композиция, әкият геройлары, ел символы, иң яхшы чәчәк ансамбле һәм эшкә үзенчәлекле караш номинацияләрендә махсус комиссия ачыклаячак. 
Җиңү яулаучылар диплом һәм акчалата премиягә лаек булачак. Бүләкләү шәһәр көнендә төп сәхнәдә уза. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International