Шәдче авыл җирлегендә агымдагы елда үзарасалым акчасына башкарыласы эшләрнең барысы да төгәлләнгән инде. Берничә урам рәтләнгән, ике чишмә төзекләндерелгән, 300 метр озынлыкта су линиясе алыштырылган һәм башкалар.
Чәршәмбе көнне районыбызда “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәләренең республика координацион советының гомуми җыелышы булып узды. Әлеге чарада җөмһүриятебезнең дүрт дистәгә якын районыннан “Бердәм Россия“ партиясенең депутатлар берләшмәләре (фракцияләре) җитәкчеләре катнашты.
2018 елда Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге авыл җирлегендә өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә аерым игътибар бирде.
Интеграцияләнгән төркемдә берләшеп, балалар һәрберсенең исемен төрлечә яңгыравы белән таныштылар. Һәр бала үз әһәмиятен сизеп, үз-үзенә ышанычны ныгыта алдылар.
2018 елның 26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 ел, 5 июнь, 416 нчы карары белән расланган Төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән объектларны дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган җирләрдә яисә җир кишәрлекләрендә, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитутлар билгеләмичә урнаштыру тәртибенә һәм шартларына үзгәрешләр кертү турында.
Мамадыш водоканал хәбәр итә!
2018 елның 9 октябрендә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантанлы кабул итүе узачак.