Депутатка бәяне халык бирә.

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Кем соң ул – депутат? Һәм ни өчен без аларны бөтен авыл, бөтен шәһәр, бөтен илебез белән сайлыйбыз? Депутат – халык белән хакимият арасында арадашчы ролен үти торган кеше, халык сүзен җитәкчелеккә җиткерүче, дияргә була. Яшерен-батырын түгел, бүген җирле үзидарәләр Советларына депутатлар итеп үз тырышлыгы белән уңышка ирешкән, кулыннан килгәнчә матди ярдәм күрсәтә алырдай шәхесләрне сайларга тырышалар. Бу күп кенә урыннарда үзен акламый калмый. Түбән Ушма авыл җирлеген алыйк. Төбәк халкы үзенең авылдашлары, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин булу белән урынлы горурланалар. Соңгы елларда Түбән Ушмада булган үзгәрешләрнең зур күпчелеге аның белән бәйле. Моның шулай икәнлеген җыелышка килгән кунаклар үз күзләре белән күрделәр. Башта алар мәңгелек ут янып торган Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән һәйкәл комплексында чәчәкләр салдылар, авыл тарихын чагылдырган стенд белән таныштылар. Авыл җирлеге Советында ун депутат. Төбәктә булган үзгәрешләргә аларның да керткән өлешләре шактый. Иң мөһиме, депутатлар корпусы бер уртак фикергә килеп эшли биредә. Моннан тыш авыл активистлары да көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр. Чарада катнашучыларда муниципаль проектыбыз “Тормыш дәресләре“ кысаларында уздырылган дәрес тә зур кызыксыну уятты. Аңа авыл җирлеге Советы депутаты, Түбән Ушма мәктәбе директоры урынбасары Алсу Мөбарәкшина, “АПК “Азыктөлек программасы“ ҖЧҖнең баш ветеринария табибы Зөлфәт Габдуллин, сөтчелек комплексы идарәчесе Айгөл Нургалиева чакырылганнар иде. Алар укучыларның сорауларына гына түгел, кунаклар биргәннәргә дә җаваплар бирделәр. Мәсәлән, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советында “Бердәм Россия“ партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Айгөл ханымга: “Нигә Сез Казанны авылга алыштырдыгыз?“ – дигән сорау бирде. “Түбән Ушманың шәһәрдән бер дә ким җирен тапмыйм. Монда бөтен уңайлыклар бар: спорт комплексы, мәйданчыклары, урамнар асфальтланган, иң мөһиме эш бар. Шуңа күрә авылга кайтуыма бер дә үкенмим,“ – диде ул. Аннары кунаклар “Олимп“ Боз сараеның эшчәнлеге белән таныштылар. Мамадыш политехник көллияте эшчәнлеге дә аларда зур кызыксыну уятты. Белем бирү учреждениесенең актлар залында узган җыелышта авылларның бүгенге хәле, аларны саклап калу, салада кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерү, яшьләрне авылда калдыру өчен мөмкинлекләр тудыру мәсьәләләренә күбрәк басым ясалды. Бу темага үзләренең чыгышларында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге начальнигы Александр Молокин зур игътибар бирделәр.Шуңа күрә “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәләренең республика координацион советы авылда яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын күтәрү, шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү максатында, үз алдына бурычлар куя. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: хуҗалык итүнең төрле формаларына ярдәм итү һәм үстерү буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыруда катнашу; авыл халкын эш белән тәэмин итү; авыл кешесенең активлыгын стимульләштерү һәм белем бирү оешмаларында профоориентация эшен оештыру. Боларны тормышка ашыруда җирлекләрдәге депутатлар да актив катнашырга тиеш, дигән фикер яңгырады җыелышта.Кайда ничектер, безнең районда аларның салага битараф булмауларын исбатлаучы мисалларны тагын китерергә мөмкин. Красная Горка һәм Түбән Тәкәнеш авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлекләре Советларында депутатлар төркемнәре җитәкчеләре Вәлия Гыйззәтуллина белән Рөстәм Хәмизуллин үзләренең чыгышларында җирле депутатларның активлыкларын, аларның инициативалары белән башкарылган эшләрне мисаллар белән дәлилләделәр. Әлеге төбәкләрдә депутат булып сайланган Булат Әхмәтгаянов, Динар Гобәйдуллин, Рафаэль Кирокосян, Наил Галәүов кебекләр башка җирлекләрдә дә җитәрлек бездә. Чөнки бүген тормыш халык сайлаган вәкилләрнең эшчәнлекләрендә “пассажир“ булып баруларын кабул итми. Халык урыннардагы җитәкчеләрне генә түгел, депутатларны да мактарга хокуклы. Тик моны депутат булып тикмәгә генә сайланмаганлыкны реаль эшләр белән исбатларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International