Ак туфлидан йөрерлек.

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Җәй урталарында, коеп яңгыр яуган көннәрнең берсендә Шәдче авылының Тукай урамында яшәүче пенсионер укытучы Разия Маликовага филиал бүләген тапшырырга барырга туры килгән иде. Ул яши торган йортка чаклы барып җиткәнче машинама шактый чиләнергә туры килде. Яңгырдан соң урам, җиңел машиналар өчен генә түгел, җәяүлеләргә йөрергә дә зур проблемага әверелә торган булган. Быел үзара салым акчасына 710 метр озынлыктагы юлга вак таш түшәлгән. Урамнан узганда 22нче санлы йорт янында ике апаны күреп, алар янына туктарга булдык. Безнең нинди максатлар белән йөрүебезне белгәч, алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, тезеп тә киттеләр. –Гомер буе сазда йөздек, дисәк тә арттыру булмас. Быел, Аллага шөкер, безнең урамга да ямь керде. Мин яши торган өй каршындагы 10 метр ераклыктагы чишмәгә язын-көзен, яңгырдан соң күн итек кимичә килеп булмый иде. Үзарасалым акчасы җыюның файдасы инде бу. Ниһаять, бу Тукай урамында да чагылыш тапты, – ди аларның берсе Анна Николаева. Аңа 15нче санлы йортта яшәүче Хаҗәр Ризванова кушыла: –Былтыр миңа 70 яшь тулды. Урамнардагы утларны алыштырдылар. Мин моны үземнең юбилеема бүләк дип кабул иттем. Быел менә урамыбызны рәтләделәр. Анныйга бары тик коры көннәрдә генә галош белән керергә була иде. Хәзер ап-ак туфли киеп йөрергә була. Үзарасалым җыюга килгәндә, аның файдасы – безнең күз алдыбызда. Тиздән шуңа кагылышлы референдум уздырылачак. Анда катнашып, үзебезнең ризалыгыбызны белдерәчәкбез. Мин гомер буе колхозда ягулык салу станциясендә эшләдем. Пенсиям 8200 сумнан артыграк кына. Шулай булуга карамастан, күпме җыярга, дисәләр дә акчаны җәлләмиячәкмен: ул акчалар безнең өчен – халык өчен файдага эшләячәкләр бит, – диде яңа танышым. Вахит авылы халкы соңгы елларда суга тилмерде. Бу аңлашыла да, су линияләренең кайчан сузылганын тәгаен генә хәтерләүче дә юк бүген. Ниһаять, бу проблема да хәл ителгән. –Суны эчәргә дә җүнләп җыеп булмый иде. Кемнең техникасы бар, алар аны Малмыжка янындагы чишмәдән алып кайтты, скважина казучылар да булды. Малларга суны Шыя елгасыннан ташыдык. Су җыеп калу өчен төнне файдалана идек. Җәй көне 300 метр озынлыктагы линия яңартылды, су проблемасы да юкка чыкты, – ди Яр Чаллы шәһәреннән күченеп кайтып, икенче елын Вахиттә яшәүче Мулланур Исмәгыйлов. Юкәче авылындагы чишмәгә дә яңа сулыш өрелгән быел. Аның янәшәсенә заманча материаллардан яңа корылма төзелгән. Анда ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырылган, кер чайкау һәм коеныр өчен урыннар бүлеп алынган. Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков әйтүенчә, киләсе елда Качману бәйрәмен биредә зурлап уздырырга җыеналар. –Агымдагы елда барлыгы 1310 мең сум акчага, югарыда телгә алынган эшләрдән тыш, Ямаш авылының Пионер урамында 200 метр юлга вак таш түшәлде, Шәдче башында гидрант урнаштырылды, Ташлыярда чишмә рәтләнде. Тиздән узачак референдум кысаларында, һәр авылда халык белән җыеннар уздыра башладык. Торак пунктларында яшәүчеләрнең барысы да үзарасалым программасының файдалы икәненә тәмам ышанып бетте, дияргә нигез бар, – ди Валерий Васильевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International