Чарада Мамадыш районыннан Людмила Яшкирева белән Наиля Салимова катнаштылар. Проетның максаты яшьләрдә патриотизм сыйфатларын формалаштыру, үткән тарихыбызга, традицияләребезгә һәм туган җиребезгә хөрмәт тәрбияләү булып тора. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, алар 7 ноябрь көнне Татарстан Республикасы делегациясе составында Самара шәһәрендә узачак “Хәтер Парад”ында катнашачаклар.