ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Төнлә республиканың кайбер районнарында юлларда бозлавык көтелә.

 

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Форум яшьләр өчен ел саен уздырыла торган төп мәйданчык булып тора, анда һәр яшь кеше һәм команда үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.

Федераль интервенция фондындагы ашлыкны бары тик эчке базарда гына сатарга хәл ителде.

2 мартта Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә һәм 28 авыл җирлегендә Татарстан Республикасы дәүләт программасы, “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” Федераль проектын гамәлгә ашыру буенча  муниципаль программа нигезендә иң беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле “Татарстан Республикасы Мамадыш районы муниципаль районы Мамадыш шәһәре”  муниципаль берәмлегенең иҗтимагый территорияләрен төзекләндерү проектлары буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрелде.

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү дәвам итә.

Үткән атнада Түбән Ушма авылындагы “Дуслык” спорт комплексы “Татарстан яшьләре” газетасы призына 2001-2002нче елларда туган яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча Татарстан беренчелеген кабул итте. Анда республикабызның 37 районыннан 300дән артык көрәшче катнашты.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Роспотребнадзор идарәсендә кайнар линия эшли.

МЧС буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында кисәтә.

 

Мамадышта Май чабу бәйрәме узачак.

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә остазы мәктәбе” проектының беренче очрашуы үтте. Проект “Sun&moon” гаилә үзәге ярдәме белән башланып китте. Проект кысаларында яшь гаиләләр тәҗрибәле остазлардан актуаль мәгълүмат ала алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International