2 мартта Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә һәм 28 авыл җирлегендә Татарстан Республикасы дәүләт программасы, “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” Федераль проектын гамәлгә ашыру буенча муниципаль программа нигезендә иң беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле “Татарстан Республикасы Мамадыш районы муниципаль районы Мамадыш шәһәре” муниципаль берәмлегенең иҗтимагый территорияләрен төзекләндерү проектлары буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча рейтинг тавыш бирүдә катнашучыларның тавышлары түбәндәгечә бүленде:
Мамадыш шәһәре “Совет урамының икенче чираты” проекты өчен рейтинг тавыш бирүдә катнашучы – 4101 (82,1 %) тавыш бирде;
Ушма елгасының уң як ярын төзекләндерү “Яшьлек скверы” «проекты өчен рейтинг тавыш бирүдә катнашучы – 491 (9,8 %) тавыш бирде;
«Спорт скверы" проекты өчен рейтинг тавыш бирүдә катнашучыларның 405е (8,1 %) тавыш бирде.