Улына бүләккә – автомобиль!

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Моннан 46 ел элек, узган гасырның 60нчы еллар башыннан “Яшь батыр” исеме астында уздырылып килгән бәйгеләрне “Татарстан яшьләре” газетасы үз кулларына алганнан соң, турнир 16-17 яшьлек үсмерләр арасында зур популярлык казанды. Аның кысаларында келәмнәргә чыкканнарның зур күпчелеге ир-атлар арасында да данлыклы көрәшчеләргә әверелделәр. Ярыш-бәйгеләрне уздыру географиясе дә киң кырлы. Ә менә аны кабул итү буенча Мамадыш районы кебек мактанучылар юктыр әле: быел бездә алтынчы тапкыр үткәрелде әлеге турнир. Моның сәбәбе нидә соң? –Иң беренче чиратта, мамадышлылар турнирны югары дәрәҗәдә оештыра беләләр. Ярышларда катнашучыларга барлык шартлар да тудырыла. Аннары районыгыз җитәкчесе Анатолий Ивановның да төбәгегездә спортны үстерүгә битараф булмавын беләбез. Бәйгеләрне уздыруга рөхсәт биргәне, мөмкинлекләр тудырганы өчен Анатолий Петровичка, авыл җирендә шөгыльләнер, зур дәрәҗәдәге ярышларны уздыра алырдай шундый спорт корылмасы төзегән эшмәкәрегез Рифат Мотыйгуллинга рәхмәтлебез, – диде газетаның баш мөхәррире Атлас Гафиятов ярышларны ачу тантанасында. Районыбыз башлыгы үз чиратында: –Әлеге залга республикабызның иң көчле яшь көрәшчеләре җыелды. Турнирны уздыру өчен безнең районны сайлаганыгыз икән, димәк без моңа лаеклыбыз. Моның өчен сезгә рәхмәтлебез, – диде. Бу бәйгеләрдә районыбыздан тугыз көрәшче келәмнәргә чыкты. Кызганычка каршы, кем өчендер бәйге беренче әйләнештән үк тәмамланды. Риназ Галиев – 60, Фәнзил Гәрәев 85 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында беренче бил алышуда ук көндәшләренә оттырдылар. Айдар Вәлиәхмәтов (70 кг), Азат Гыйләҗев (75 кг), Илсаф Ямалиев (90 кг) шундый уңышсызлык белән икенче әйләнештә очраштылар. Ә менә дүртенче әйләнешкә кадәр көндәшләрен бирелдереп барган Адель Шәйдуллин (55 кг) белән Булат Габделбәровларның (65 кг) призлы урынга эләкмәүләрен алдагы көндәшләренең бүгенге көндә үз авырлык категорияләрендә безнекеләрдән бер башка өстенрәк булулары белән аңлатырга булыр иде. Адель 55 килограммга кадәргеләр арасында ярышларны откан Казанның Совет районы көрәшчесе Инсаф Габдрахмановка, Булат исә үз авырлыгындагылар арасында пьедесталның югары баскычына күтәрелгән теләчеле Эмиль Мәүлинга оттырдылар. Бу урында шуны ассызыклап үтәргә кирәк, җиңүчеләрне һәм призлы урыннарны алучыларны бүләкләгән вакытта Эмильнең әтисе Марсель әфәнде улына машина ачкычын тапшырды. “Улым, әгәр “Татарстан яшьләре”н отасың икән, үзеңә автомобиль бүләк итәм, дип вәгъдә бирдем,” – диде ул. Шундый стимул да егеткә ярышларда җиңәргә этәргеч биргәндер, күрәсең. Кызганычка каршы, безгә бу көнне ике генә көрәшчебезне пьедесталда күрергә насыйп булды. Марсель Динмөхәммәтов 80 килограммга кадәргеләр арасында өченче урынны яуласа, соңгы елларда үзеннән зурраклар арасында да матур көрәшеп, җиңүләргә ирешеп килүче Булат Юнысовка 85 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында тиңнәр табылмады. Пьедесталга күтәрелгәннәрнең барысына да медальләр, дипломнар, “Татарстан яшьләре” газетасы әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр тиздән Татарстан данын Россия беренчелегендә яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International