Мамадышта Май чабу бәйрәме узачак.

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Бүген Май чабу атнасы башлана. Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Мамадышта Масленица бәйрәмен 8 март көнне билгеләп үтәчәкләр.

Май чабу бәйрәме шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылачак. Шунда ук район хуҗалыклары һәм учреждениеләре көче белән әзерләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырыла. Бәйрәм күңелле конкурслар, традицион рус уеннары, коймак, атларда йөрү, күңел ачу программасы һәм әлбәттә карачкы яндыру күздә тотыла. Чарага килүче кунаклар театральләштерелгән концерт программаларын тамаша кыла алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International