Мамадышның Үзәк урамыннан «Үлемсез полк» узачак.
Үзгәрешләр җәмәгать транспортына гына кагылмый. Шәхси автомобиль хуҗаларына үз маршрутларын көннең беренче яртысында алдан уйларга туры киләчәк.
Кичә «Лагуна» йөзү бассейнында Мамадыш шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары арасында Спартакиада кысаларында ярышлар узды.
9 май көнне Мамадышта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг узачак. Традиция буенча предприятие, оешма коллективлары, шәһәр һәм район ветераннары колонналары йөрүе планлаштырылган. Тезелү 9.00 сәгатьтә башлана.
Бүген, 2019 елның 7 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр социаль яклау бүлеге бинасында ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көне узачак.
Мамадышта ачык һавада хәрби фильмнар күрсәтеләчәк. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлана.
7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бүген Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чараның хөрмәтле кунаклары-Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Спорт бәйрәме ике көнгә сузылды – 4-5 майда һәм башкалада узды. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, ярышларның ике көнендә стартка 32 илдән 25 меңнән артык катнашучы чыккан.
4 майда Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе Казан Марафоны кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә корпоратив йөгереш оештырды.