Мамадыш районы делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бүген Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чараның хөрмәтле кунаклары-Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Тантаналы чараларда район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә Мамадыш районы делегациясе катнашты.
Аның составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре бар.