9 майда Мамадышта транспорт хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәртеләчәк.
Үзгәрешләр җәмәгать транспортына гына кагылмый. Шәхси автомобиль хуҗаларына үз маршрутларын көннең беренче яртысында алдан уйларга туры киләчәк.
9.00 сәгатьтән алар өчен балык заводыннан Азин урамына кадәр юл ябык булачак.
Мондый хәрәкәт схемасы 14.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Совет урамында Җиңү парады һәм җиңел атлетика эстафетасы үткәрү уңаеннан Кызыл Армия, Гагарин, Муса Җәлил һәм Карл Маркс урамнарында транспорт өчен чик куелачак.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр автобуслары гадәти маршрут буенча йөриячәк.