4 майда Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе Казан Марафоны кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә 3 километр арага корпоратив йөгереш оештырды, анда яшь гвардиячеләр белән берлектә ПолитСтартап партиясенең даими эшләүче кадрлар проектында һәм ПолитЗавод иҗтимагый-сәяси проектында катнашучылар катнашты . Безнең районны Хурамшина Гөлнур һәм Сәлимова Наилә тәкъдим итте.
Йөгерүгә стартны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин бирде. Үзенең чыгышында ул бүген чын спорт бәйрәме һәм һәр катнашучыга чын күңелдән уңышлар телибез, дип ассызыклады!
Корпоратив йөгерешне VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров җитәкләде.