25 сентябрь көнне Мамадышта мөселман һәм православие зиратларында өмә узачак. Сезне читтә калмаска һәм территорияләрне җыештыруда катнашуыгызны сорыйбыз.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.
⠀ Район башлыгы Анатолий Иванов кичә кич Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Никитович Мараткановның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты .
Республика территориясендә явым-төшемнәр ихтималы аз.
Бүген шәһәр мәктәпләре укучылары һәм политехника көллияте студентлары терроризмга каршы квестта катнаштылар. Ул “Экстремизмга - ЮК! " айлыгы кысаларында узды. Чарада 6 команда катнашты.
Якындагы 5 елда Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районын янәдән Анатолий Иванов җитәкләячәк. Депутатлар корпусы бу карарны бертавыштан район Советының беренче утырышында кабул итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та район башлыгы вазифасына кандидатураны хуплады, Анатолий Ивановның эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатларын билгеләп үтте, аны тынгысыз, кирәкле карарларны вакытында кабул итүче дип атады.
25 сентябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, «Бердәм РОССИЯ» партиясе белән берлектә, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының «Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге» МКУ начальнигы урынбасары Эльмира Әхмәтова «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы ТР муниципаль берәмлеге башкарма хакимияте органы белгече» номинациясендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсында җиңүче дип танылды. Агымдагы елның ноябрендә ул, сынау финалында яшьләр исеменнән чыгыш ясау өчен, Мәскәүгә юл тотачак. Бирегә Россиянең 85 төбәгеннән вәкилләр киләчәк. Республика экспертлары алдында Эльмира Әхмәтова муниципалитет территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру моделен һәм якындагы 3 елда аның үсеш перспективаларын уңышлы тәкъдир итте.
Сәүдә эшчәнлеген алып баручы оешмалар, җәмәгать туклануы объектлары, хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары өчен белешмәлек