ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Быел никах кенәгәсенә беренче булып үз исемнәрен Рөстәм белән Гөлнара Мөбарәкшиннар язды.

Азык-төлек продуктларын цифрлы маркировкалау хәзерге азык-төлек сәнәгатенең аерылгысыз өлешенә әверелә. Россиядә гамәлгә ашырыла торган "гадел билге" проекты цифрлы маркировканы уңышлы гамәлгә кертү үрнәге булып тора. Бу система дару препаратларының, сөт продукциясенең, аяк киемнәренең һәм башка товарларның сыйфатын һәм дөреслеген тикшереп торырга мөмкинлек бирә. Әлеге проект ярдәмендә базарда фальсификацияләнгән товарлар санын сизелерлек киметүгә ирешелде.

Россия матбугаты көнендә районыбызның «Вятка» газетасына, районның һәм республиканың барлык журналистларына рәхмәтемне белдерәм!

Дуслар, бүген, 13 гыйнварда, барыгызны да Мамадышның Үзәк мәйданына Искечә Яңа елны бергәләп каршыларга чакырабыз!


12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Төрле яшьтәге укучылар командалы эстафеталарда һәм саф һавада хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Укучылар бик яхшы спорт әзерлеге, бердәм хәрәкәт һәм көчле команда рухы күрсәттеләр.

2026 елның 13 гыйнварында 9 сәг00 минуттан 15 сәг 00 минутка кадәр вакыт аралыгында су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып торачаклар.

Сезне чын күңелдән һәм барлык Мамадыш районы халкы исеменнән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бүген Мамадыш районы хакимиятендә муниципалитетның инфраструктураны үстерү буенча дәүләт программаларында катнашуына багышланган эшлекле киңәшмә узды. Фикер алышуда төп басым һәр проектның социаль нәтиҗәлелегенә ясалды.

Мамадышның сәнәгать мәйданчыгында әле рәсми рәвештә ачылмаган теплица комплексы уңышлы гына эшләп китте һәм роза чәчәчкләренең беренче сынау партиясен үстерде. Беренче уңыш 2000 данә чәчәк бирде, монда 8 төрле чәчәк сорты иде, бу базар ихтыяҗын һәм продукциянең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирде.


9
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Аларның кызлары яңа елда туган беренче  һәм теркәлгән беренче бала булды. Кызның авырлы 3800 г, буе- 54 см. Әнисе һәм бала үзләрен яхшы хис итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International