Бүген Мамадышның Никахлашу сараенда 2026 елның беренче никахлашу тантанасы узды

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнварда Мамадышның Никахлашу сараенда Яңа 2026 елда беренче никахлашу тантанасы булды. Беренче булып  никах кенәгәсенә үз исемнәрен Рөстәм белән Гөлнара Мөбарәкшиннар язды. Аларның Союзы аерым бер үрнәк булып тора: кияүгә — 48, кәләшкә-42 яшь.

ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Дөлмиева яшь парны бу  истәлекле көн белән котлады, аларга ныклы гаилә, бер-берсенә игътибарлы булуларын теләде. Мамадышта 2026 ел туйларга бай булыр дип көтелә.  Никахлашу сарае заллары кабат — кабат Мендельсонның тантаналы маршы, төрле милләт кунакларының шатлыклы елмаюлары һәм иң мөһим атмосфера-яңа гаилә туу белән тулып торыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International