7нче гыйнвар көнне Нократ яр буе зур бәйрәм үзәгенә әверелде. Раштуага багышлап “Нократ” агрофирмасы территориясендәге авыл җирлекләре үткәргән ярминкәне, мәдәни чараларны, төрле халык уеннарын кабул итте ул. Ә су өстендә һәвәскәр балыкчылар бәйгесе оештырылды.
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы А.П. Ивановның Раштуа - Иисус Христосның туган көне белән котлавы.
Каникул чаралары
Гүзәл табигатьле Берсут төбәге дә заман белән бер адымда атлый. Перспективасы исә тагын да зуррак. Илдәге икътисади үзгәрешләр нәтиҗәсендә Кама урманчылыгы, ял йорты, участок хастаханәсенең бер-бер артлы яшәүдән туктаулары бу як халкын кыен хәлдә калдырса да, тәвәккәлләргә үзләрен тизрәк бизнеста сынап карарга этәргеч бирде.