Кызлар Идел буе федераль округы өчен уйный

2013 елның 11 гыйнвары, җомга

КЕЧЕ ФУТБОЛ буенча Идел буе федераль округы данын безнең 1996-97нче елларда туган кызлар командасы яклаячак. Әлеге бәхеткә Руслан Мамонов шәкертләре Аксубайда округ беренчелегендә җиңү яулап ирештеләр. Спортның әлеге төре буенча безнең яшь спортчыларыбыз соңгы елларда җөмһүриятебездә лидерлыкны кулларыннан сирәк ычкындыралар. Ә ил күләмендә әле тәүге мәртәбә генә катнашалар. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә!     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International