Район башлыгы, баш табиб, иганәче тантаналы шартларда ал тасманы кискәннән соң, бөтен халык, яңа медпункт белән танышу өчен, эчкә узды. Барысы да игелекле якташларына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Район җитәкчелеге алга таба эш сәфәре белән Усали авылына юл тотты. Монда да җирле халыкка яңа ел бүләге әзерләгәннәр. Озак еллар ябылып торган табиблык амбулаториясе бинасында капиталь ремонт ясаганнар. Ә бу еллар эчендә медицина хезмәткәрләре авыруларны күршедәге кечкенә генә бина эчендә кабул иткәннәр. Элекке хастаханә бинасы бүген заманча йөз алган. Дөрес, бинаның әле тагын берничә бүлмәсе төзекләндерелмәгән. Тик анысын да озак көтәргә калмас. Анатолий Иванов яңа елга чыккач, бу эшләрне ахырына җиткерергә кирәклеген ассызыклады. Яңартылган амбулатория авыруларны кабул итәргә тулысынча әзер: яңа медицина җайланмалары, җихазлар кайтартылган, көндезге стационар өчен алты урын әзерләнгән. Медицина хезмәткәрләре һәм төзекләндерелгән амбулатория белән танышырга килгән ветераннар район һәм үзәк хастаханә җитәкчелегенә, ремонт үткәргән “Мамадыштөзү” ЯАҖ коллективына зур рәхмәт әйттеләр.