Бездә дә саннар тәңгәлләшә башлады: муниципаль район Советының 18нче декабрьдә узган 18нче утырышы көн тәртибендә 18 мәсьәлә каралды. Иң мөһиме: киләсе елга бюджет дефицитсыз кабул ителде. Мәгариф системасындагы яңа стандартларга багышланган иде Вәзир Фәизовның чыгышы. 2010-2011нче уку елында шәһәрдәге белем учреждениеләренә башлангыч гомуми белем бирү стандартлары тәҗрибә тәртибендә кертелеп, узган елдан ул районның барлык мәктәпләрендә дә кулланыла башлады. Яңа стандартларның принципиаль аерымлыгы аның үзәгендә предметлар түгел, ә шәхеснең нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге мөдире Вәзир Фәизов. Әлеге икенче буын стандартларның нигезенә иҗтимагый килешү–кешенең һәм гражданинның хокукларын тулырак тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче, шәхес, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт арасындагы яңа төр мөнәсәбәтләр салынган. Элек укытучы укучысын үз артыннан ияртүче булса, бүген ул–аңа мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын тормышка ашырганда фикердәш тә, партнер да. Мәктәп хәзер белем бирүче генә түгел, аның шәхес булып тәрбияләнүе өчен дә җаваплы. Яңа федераль стандартлар буенча бала атнага ун сәгать дәрестән тыш эшләр белән шөгыльләнергә тиеш. Моңа спорт-сәламәтләндерү, рухи-әхлакый, социаль, гомуминтеллектуаль, мәдәни юнәлешләр керә. Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан 2нче лицей укытучысы Гүзәл Чанышева мәктәпләребезгә быел кертелгән “100 Олимпиадасы”ның нәкъ шушы максатларга хезмәт итүен билгеләп үтте. Сакчыл яшәргә өйрәнсәк, чыгымнарны киметү юлларын үзебез дә яхшы күрербез. Муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитинның чыгышы 2010-2015нче елларга районның энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелек программасының үтәлешенә багышланган иде. Быелның унбер аенда бюджет учреждениеләрендә энергия ресурсларын былтыргы дәрәҗәдән 2,8 процентка экономияләүгә ирешелгән. Газ һәм электр энергиясен иң күп янга калдыру мәгариф бүлегенә туры килә. Ул аларны барысы 1 миллион 300 мең сумлык экономияләгән. Электр, җылылык энергияләрен, газны сакчыл тоту буенча учреждениеләрдә, торак милекчәләре ширкәтләрендә күп кенә эшләр башкарыла: ишек-тәрәзәләр яңартыла, энергия саклаучы лампочкалар кулланыла, стеналар тышлана. “Энергия ресурсларын экономияләүдән кергән акчаларны энергия саклаучы лампочкалар һәм яңа газ казаннары алуга тотарга тәкъдим итәм,”–диде Көмешкүл урта мәктәбе директоры Дания Кашапова. Атчылыкны яңадан торгызу буенча да районыбызда максатчан программа эшләнгән иде. Әлеге тармак та яңадан популярлаша бара. Бу программаның үтәлеше хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов чыгыш ясады. Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыкларында атлар 301 баш калган. Шәхси хуҗалыкларда исә алар киресенчә арта бара. Кеше кулында хәзер 358 ат бар. Атларны халык Келәүш, Түбән Ушма, Олыяз, Урта Кирмән авыл җирлекләрендә аеруча күп асрый. Атчылык белән шөгыльләнүче гаилә фермалары да барлыкка килде. Олыяздан Фирназ Хисмәтов бүгенге көндә 33, Малмыжкада Мияссәр Галләмов–тугыз, Түбән Ушмада Рәшит Мөхәммәтҗанов–ун баштан артык ат тоталар. Киләчәктә Мамадышыбызда бәлки ат заводы да барлыкка килер. Утырышта районның тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында положение дә расланды. Тышкы реклама чаралары да югары нәфис-эстетик дәрәҗәдә булсын өчен эшләнде бу. Алар торак пунктларны бизәп торырга тиешләр. Утырышны алып барган муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов реклама чараларын урнаштырган өчен кергән акчалар бюджетның керем өлешен тагын да тулыландырырга ярдәм итәчәген билгеләп үтте. Барысы муниципаль район башкарма комитеты белән килештереп кенә башкарылачак. “Җитди, бик бай эчтәлекле утырыш булды,”–диде анда катнашкан һәм чыгыш ясаган республика Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенә ярдәм күрсәтү буенча регион фонды җитәкчесе Геннадий Глушков.