ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2015 ел
сишәмбе

8 июль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган язылышу узды. Шушы матур көнне Мамадыш районыбызның яшь парлары Иванов Алексей белән Сафина Илгизә һәм Новиков Алексей белән Куттусова Илгизә үзләренең язмышларын бәйләргә булдылар. Бу яшь парлар адашлар булып чыктылар. ГХАТ бүлеге өчен бу сирәк була торган хәл.

“Көзен чәчсәң, көлгә чәч,“–диләр. Июль аендагы яңгырлар быел туфракны дымга шактый баетты. Ай дәвамында районда барысы 122 миллиметр явым-төшем булган. Бу – ике норма. Димәк, көзге чәчү өчен Табигать-ана үзе идеаль шартлар тудырган.

Быел район буенча уҗым культураларын 13714 гектарда чәчү планлаштырыла. 10нчы авгуска 2598 гектар чәчелде инде.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәр көнендә Совет урамы төрле төскә күмеләчәк, биредә беренче мәртәбә чәчәкләр фестивале үткәрелә.
Кичә Анатолий Иванов инвесторлар табу нияте белән, Кытайга юл тотты. 

Нократ Яр буе гүзәллекләре белән Александр Свешников теплоходы пассажирлары хозурлана алды.

2015 елның җиде аенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагы эше нәтиҗәләрен ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә хәбәр иткән иде. 


8
август, 2015 ел
шимбә

Мамадышлылар Геннадий һәм Алинә гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. Бүген, 8 нче августа, яшь пар Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышу турында актлар кәгазенә  кул куйды.

29 нчы август, шәһәр көнендә, Нократ яр буенда “Пропаганда поп”төркеме чыгыш ясаячагын хәбәр иткән идек инде.

7
август, 2015 ел
җомга
Агымдагы атнаның шимбә көнендә Мамадышның үзәк мәйданында тагын бер ярминкә көтелә.Агымдагы атнаның шимбә көнендә Мамадышның үзәк мәйданында тагын бер ярминкә көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International