Мамадыш районы башлыгы Кытайда .

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Кичә Анатолий Иванов инвесторлар табу нияте белән, Кытайга юл тотты. 
Татарстан Республикасының идарә тармагы вәкилләреннән, Мамадыш, Саба һәм Менделеевск район башлыкларыннан торган 11 кешелек делегация Кытайга кичә очты.
 
Эш сәфәренећ максаты чит ил инвесторларын “Нократ” сәнәгать мәйданына җәлеп итњ. Район җитәкчесе Кытай эшмәкәрләре алдында чыгыш ясады һәм аларны Мамадыш территориясендә җитештерү үзәкләре булдыруның уңай яклары белән таныштырды.
 
Бүгенге көндә 3 эшмәкәр Мамадышның сәнәгатендә катнашырга теләк белдерсә, Мәскәү белгечләре киләчәктә, беренел мәгълүматлар буенча, 30 оешманы берләштерәчәк сәнәгать мәйданының сайтын әзерләргә керешкән инде.
 
Кытай инвесторларын мамадышлыларның тәкъдиме кызыксындырыр һәм тиздән Мамадыш территориясендә берничә дистә яћа оешма барлыкка килер дип өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International