ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җомга көнне, 4нче ноябрьдә, шәһәребезнең үзәк мәйданында бәйрәм ярминкәсе уза. Шәдче икътисадый зонасы товар җитештерүчеләре киң ассортиментта авыл продукциясе тәкъдим итәчәк. 

Узган ялларда шәһәребез хоккейчылары Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы очрашуларын уздырдылар.

Мамадыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче санлы мәктәпнең Раимова Гөлнара Наилевна җитәкчелегендәге 4 сыйныф укучылары белән “Переведи – Тәрҗемә ит” интеллектуаль уен үткәрделәр. үрелеп барды. Кичәдә Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Вагизов Васил Вакифович та чыгыш ясады.

28нче октябрь көнне Казан шәһәрендәге “Ак барс“ яшьләр үзәгендә Татар лигасында чыгыш ясаучы шаяннар һәм тапкырлар клублары фестивале узды. Әлеге кичә тамашачы тулы зал, уен-көлке һәм күтәренке кәеф бүләк иткән номерлар белән истә кала.

 

Билгеле булганча, быел шәһәребездә көнбагыш эшкәртеп, аннан сыек май җитештерүче завод ачылган иде.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Күптән түгел генә бер танышым эш урыныма кереп: “Фирая зур кайгы кичердең (улым фаҗигале үлем белән үлде) минем апам Коръән китабын ачып синең язмышыңны караган, улыңда бозык булган, сезне бозганнар моны якын кешегез эшләгән”,- диде. Һәм миңа шунда ук исемен дә атады. Әгәрдә мин ислам динен яхшы белмәсәм, бу сүзләрдән соң эшләр харап бетәсе иде.

Мамадышта “Көзге каникул” профилактика чарасы башланды һәм ул мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә – 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мул һәм матур табыннар артына Фәйзелхак абый Мәүлинның тормыш иптәше, балалары, оныклары җыелган иде. Бөек Ватан сугышы ветераны якыннары янәшәсендә зур юбилеен бәйрәм итә. 28нче октябрь көнне аңа 90 яшь тулды.

 

“Не кино, а тамаша” дип исемләнгән концертны безнең каналны караучылар да күрә алачак.

2005нче елдан, 11нче ел инде, илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. 1612нче елны, поляк илбасарларына каршы көрәштә бердәмлек, татулык кына дошманнарга каршы торырга, җиңеп чыгарга ярдәм иткән, илебезнең мөстәкыйльлеген саклап калган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International