Мамадыш “Олимп“ы: зур исәп белән отабыз да, оттырабыз да.

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Узган ялларда шәһәребез хоккейчылары Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы очрашуларын уздырдылар.

“Олимп-2003“ командасы шимбә көнне башкалабызның “Стрела“ командасын 9:2 белән тар-мар итсә, икенче көнне Әгерженең “Спутник“ хоккейчылары Сергей Солодаев шәкертләре керткән 14 алкага бер белән генә җавап бирә алдылар. Илья Шевяхов җитәкләгән “Олимп-2002“ командасы да җанатарларын сөендереп кенә торалар. Шимбә көнне алар Казанның “Стрела“ командасын 5:1 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итсәләр, икенче көнне Арчада җирле хоккейчыларны 15:2 исәбе белән оттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International