Мамадышта “Көзге каникул” профилактика чарасы башланды.

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Мамадышта “Көзге каникул” профилактика чарасы башланды һәм ул мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә – 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында ЮХИДИ, ПДН хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре рейдлар үткәрәчәкләр. Нәни юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга “Тукта – синең гомер куркыныч астында” дигән карточкалар тутырылачак. Һәр кагыйдә бозу очрагы турында баланың уку урынына хәбәр ителәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Рафаэль Мөбәрәкшин, әти-әниләрне бу чорда балаларны күздән ычкындырмаска, контрольне көчәйтергә чакыра.

“Көзге каникул” профилактика чарасы кысаларында бүген район ЮХИДИ идарәсенең бер экипажы “Ләйсән“ балалар бакчасы турысында кизү тордылар. Юл сагындагыларның ярдәмчеләре-2нче санлы лицейның яшь инспекторлары шоферларга тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр, балалары булса, аларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар беркетүләрен сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International