Мамадыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче санлы мәктәпнең Раимова Гөлнара Наилевна җитәкчелегендәге 4 сыйныф укучылары белән “Переведи – Тәрҗемә ит” интеллектуаль уен үткәрделәр. Китапханәчеләр күпмедер дәрәҗәдә балаларның аң-белемнәрен арттырып, яңа сүзләр белән таныштырырга тырыштылар. Укучылар ике командага бүленеп бирелгән биремнәрне тиешенчә үтәп чыктылар. Җиңүчеләргә баллы күчтәнәчләр өләшелде. Барлык катнашучылар да бу уенны бик ошаттылар.