Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар. Мероприятие Су ресурслары Федераль агентлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы кысаларында үткәрелә.
Ике индексацияне исәпләсәң пенсияләр 5,8 процентка артырга тиеш.
«Безнең Татарстан» VII республика яшьләр форумына гаризалар кабул ителү дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге Форум – ел саен уздырыла торган төп яшьләр мәйданчыгы, анда һәр яшь кеше һәм аның командасы, үз проектын тәкъдим итеп, аны яклый ала.
Шуның белән бәйле рәвештә, Түбән Ушма урта мәктәбе коллективы үзенчәлекле бәйге игълан иткән.
Самара өлкәсендәге 5 шәхси хуҗалыкта нодуляр дерматит, ягъни малларның тиресендә кызамык кебек йогышлы авыру барлыгы ачыкланган.
Мамадыш тренеры республикада иң яхшылар исемлегендә.
Кичә Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” – 2017” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәркөнне уртача 3 мең тоннадан артык сөт савалар, ягъни бу күрсәткеч 2016 елга карата 103% тәшкил итә. Россия товар сөтенең 8%ы безнең республикага туры килә.
Кышкы каникуллар вакытында “Алтын алка“ Бөтенроссия хоккей уеннары старт алды. Әлегә зона ярышлары бара. Аларның берсен безнең “Олимп“ Боз сарае кабул итте. Мамадышның “Олимп-2007“ командасы (тренеры – Рөстәм Әхәтов) бу бәйгеләрдә өченче урын белән генә канәгатьләнде.
Шимбә көнне районыбызда үткәрелгән татар әдәбияты көннәрендә Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән күпсанлы кунаклар катнашты.