Кышкы каникуллар вакытында “Алтын алка“ Бөтенроссия хоккей уеннары старт алды. Әлегә зона ярышлары бара. Аларның берсен безнең “Олимп“ Боз сарае кабул итте. Мамадышның “Олимп-2007“ командасы (тренеры – Рөстәм Әхәтов) бу бәйгеләрдә өченче урын белән генә канәгатьләнде. Шулай итеп, алар “Алтын алка“ның финал өлешенә “Алтын алка“ КОМАНДАБЫЗ РЕСПУБЛИКА ФИНАЛЫНДА уза алмадылар. Ә менә Ринат Ризванов җитәкчелегендәге 2004-2005нче елларда туган хоккейчыларыбызга Алабугада үткән зона ярышларында бәхет елмайды. Безнекеләр Менделеевск, Тукай, Әгерҗе һәм Алабуга командаларын бирелдереп, беренче урынны һәм “Алтын алка“ уеннарының республика финалында катнашу хокукын яуладылар. Егетләребез көн- дәшләре капкасына 39 алка керттеләр. Көндәшләре исә, безнең капкага нибары ике алка белән генә җавап бирә алдылар.