Самара өлкәсендәге 5 шәхси хуҗалыкта нодуляр дерматит, ягъни малларның тиресендә кызамык кебек йогышлы авыру барлыгы ачыкланган.

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Самара өлкәсендәге 5 шәхси хуҗалыкта нодуляр дерматит, ягъни малларның тиресендә кызамык кебек йогышлы авыру барлыгы ачыкланган. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару юк, ди белгечләр. Теманың дәвамы алдагы язмада.

 

Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары репродукцияле малларга йога. Токым китерергә әзерләнгән маллар яралгыларын югалталар. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела. Бу безнең өчен кайсы ягы белән куркыныч соң? Татарстанда, шул исәптән Мамадыш районында мөгезле эре терлек күп асрала. Шуңа күрә модуляр дерматит һәм тилчә авыруы республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин.

Терлек асраучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән мал-туар кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, кайтасы малның 1нче форма ветеринария белешмәсе булуы булуы зарур. Булмаган очракта, бер ай дәвамында карантин юүтәргә тиеш.

Малда модуляр дерматит бар, дигән шик туган очракта, тиз арада Мамадыштагы район ветекринария берләшмәсе белгечләренә хәбәр итү сорала. Телефоны: 3-25-92. Белгечләр килгәнче, шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк,–дип хәбәр итәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International