2025 елның 23 декабрендә 9 сәг 00миннан 15 сәг кә кадәр Горький урамында 1-33, Октябрьнең 18 еллыгы, Кирпеч, В. Фигнер, Чапаев, Лермонтов, Нократ Яр буе , Киров, 8 март, Давыдов, Мотор, Завод, Ушма Яр буе урамнарында су белән тәэмин итү туктатылып торачак.
Политехник колледж районның сәләтле балаларын Яңа ел чыршысына җыю мәйданчыгы булды. Залда бәйрәм рухы хөкем сөрә: монда талантлы укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары да чакырылды.
Мамадыш районында районның яңа прокуроры итеп элек Алабуга районы прокуроры урынбасары вазыйфасын биләгән Артур Николаевич Князев билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайнар линиясенә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте: "балага чана сатып алдым, өйдә аның төзек булмавын күрдем, минем хокукларым нинди? Һәм мин нишләргә тиеш?».
Яңа ел ерак түгел, бер-ике атнадан бөтен тирә-як якты утлар белән балкып торачак. Яңа ел гирляндасы — ул бәйрәмнең аерылгысыз атрибуты, ул тылсым һәм шатлык атмосферасын тудыра. Йортыгыз якты утлар белән балкып, чын могҗиза тойгысы бүләк итсен өчен, бизәнү әйберләрен дөрес сайларга кирәк.
Яңа ел гирляндаларын сайлауның төп критерийларын карыйк.
23 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Стадион-ипподром» чаңгы базасында чаңгы сезонының рәсми старты булачак!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Халыкның террорчылык акты уздыру ихтималын бәяләү дәрәҗәсе»темасына социологик сораштыру үткәрә.
Юбилярга иң җылы рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләр белән район башлыгы Вадим Никитинның хезмәттәшләре килде, аңа шәхси телеграмма, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Яңа ел алдыннан Мамадыш районында махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз каберләренә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чара район башлыгы Вадим Никитин кушуы буенча оештырылды. Шулай ук аның күрсәтмәсе буенча акция алдыннан Күмү урыннарын төзекләндерү буенча кирәкле эшләр башкарылды.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советының Казанда узган XX юбилей съезды барышында Мамадыш районының Ишки, Кече Кирмән һәм Көмешкүл авыл җирлекләре үз автопаркын яңа эш автомобильләре белән тулыландырдылар. Транспорт чаралары ачкычлары республика җитәкчелеге тарафыннан муниципалитетларга системалы ярдәм күрсәтү программасы кысаларында җирлек башлыкларына тантаналы рәвештә тапшырылды.