Юбилярга иң җылы рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләр белән район башлыгы Вадим Никитинның хезмәттәшләре килде, аңа шәхси телеграмма, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Хөрмәтле якташыбызның бөтен тормышы мәгърифәтчелек белән бәйле. Ул күп елларын игелекле укытучы һөнәренә багышлый, балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта. Хәтта үзенең бәйрәм көнендә дә Гыйльмехода Салиховна рус классикларының шигырьләрен һәм татар әсәрләрен җылылык белән искә ала. Гыйльмехода Салих кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, якыннарының кайгыртучанлыгы һәм озын гомер телибез!