Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советының Казанда узган XX юбилей съезды барышында Мамадыш районының Ишки, Кече Кирмән һәм Көмешкүл авыл җирлекләре үз автопаркын яңа эш автомобильләре белән тулыландырдылар. Транспорт чаралары ачкычлары республика җитәкчелеге тарафыннан муниципалитетларга системалы ярдәм күрсәтү программасы кысаларында җирлек башлыкларына тантаналы рәвештә тапшырылды.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде: «барлык халык исеменнән республика җитәкчелегенә безнең муниципалитетларга гамәли ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Яңа транспорт көндәлек бурычларны тизрәк хәл итәргә һәм авыл халкы файдасына эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Коллегаларга техниканы имин эксплуатацияләүләрен телим»